Төзелеш компаниясенә экологлар таләпләрен үтәмәгән өчен 700 мең сумга кадәр штраф яный

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Инде менә 2018 елның апреленнән бирле Әлмәт районы Колшәрип авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек турында эш тикшерелә. Ул чагында биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән рейд барышында 482 кв. м мәйданда 105 куб. м күләмендә рөхсәтсез чүплекнең җәйрап ятуы ачыкланган. “Бу җәһәттән административ эш кузгаттык, аның барышында җәмәгать туклануы пунктында ремонт эшләре башкарган подряд оешмасының моңа гаепле булуы ачыкланды. Фирма “Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү” 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм ул, гамәлдәге закон нигезендә, калдыкларны чыгарып, утильләштерергә, территорияне рекультивацияләү проектын эшләргә, техник һәм биологик рекультивация үткәрергә, 100 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш”, – ди дәүләт инспекторы Ригина Рафагетдинова.

Компания, үзенең гаепсез булуын раслау өчен, судка мөрәҗәгать иткән, әмма суд экологлар таләпләренең хаклыгын таныган. Ләкин компания суд тарафынан билгеләнгән срокта чүплекне юкка чыгармаган, штраф та түләмәгән. Хәзер инде экологлар эш буенча материалларны юридик затның урнашу урыны буенча судка “Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару буенча чаралар күрмәү” 19. 6 статьясы буенча карап тикшерүгә җибәргән. Оешма шулай ук җирләрне рекультивацияләү бурычларын үтәмәгән яки үз вакытында үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган: монысы өчен 400дән 700 мең сумга кадәр күләмдә штраф каралган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International