“Без барыбыз да, цивилизация уңайлыкларыннан тыш, саф һава һәм чиста суга мохтаҗбыз”. Чаллы укучыларына шәһәр экологиясе турында

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Урбоэкология – нәрсә ул, һәм безнең һәркайсыбыз туып үскән шәһәребезнең табигый мохитен саклауга үзеннән нинди өлеш кертә ала? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе укучыларына Чаллы экологиясе һәм Тукай районындагы табигый ядкәр турында сөйләде. “Урбоэкология – шәһәр экологиясе ул. Шәһәр мохите белән табигый мохит системаларының бәйлелеген өйрәнүче фән юнәлеше. Чөнки без барыбыз да, цивилизация байлыкларыннан тыш, саф һавага һәм чиста суга, уңайлы температура, файдалы яшелчә-җимешләргә мохтаҗбыз”, – дип башлады сүзен экологлар. Дәрестә укучылар шулай ук су ресурслары, сулый торган һавабызның халәте, Чаллы шәһәренең сәнәгать предприятиеләре һәм экологик вәзгыятьне яхшырту буенча үткәрелә торган чаралар турында бик күпне белүгә иреште. Табигатьне саклау ведомствосы белгечләре балаларны икенчел чимал (шешәләр, кәгазь, металл савытлар) тапшыру буенча өмәләр һәм акцияләрдә катнашырга һәм туып үскән ягыбызның табигый байлыкларын өйрәнергә: әйтик, Боровецкий чишмәсе табигый ядкәрендә булырга өндәде. “Боровецкий урманына җәен – һава сулау, ял итү, кышын – чаңгыда йөрү өчен  килергә мөмкин. Җирле чишмә – шәһәр янында халык иң күп йөри торган урын”, – дип сөйләде табигатьне саклау ведомствосы белгече Владимир Мозаффаров. Балалар экологларны бик зур игътибар белән тыңлап, күп кенә сорауларын да бирде. “Туып үскән ягыбызның табигый байлыклары турында тагын да күбрәк белүгә ирештек! Озакламый сыйныф белән экскурсиягә кая барасыбыз хәзер көн кебек ачык!” – дип сөенеште укучылар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International