“Яшел зачетка” проектының чираттагы сезоны башланды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте Татарстан Республикасында “Яшел зачетка” проектының чираттагы сезоны башлану турында белдерә. Активист-экологлар сафына кушылучы һәркемгә зачет кенәгәсе – үзләре катнашкан яки мөстәкыйль рәвештә үзләре үткәргән экологик-агарту һәм санитария-экологик чаралары турында теркәп барылырга тиешле документ бирелә.

Шулай итеп, зачетка, волонтерларның активлыгы турында мәгълүматлар саклагычы ролен үтәп, иң эшлеклеләрне ачыклау һәм бүләкләү мөмкинлеге бирә. “Яшел зачетка”га кертелгән чаралар 2 бәйге: “Яшел сессия” һәм “Яшел җиделек” бәйгеләре кысаларында призларга дәгъва кылуга юл ача.

“Яшел сессия” бәйгесендә туплау системасы гамәлдә булып килә. Теркәлгән чаралар саны тиешле призларга алыштырыла. Алыштыруны шундук хәл итәргә яки “Яшел сессия” беткәнне (28 май һәм 26 ноябрь) көтәргә була.

Ә инде “Яшел җиделек” хәрәкәте активистының портфолио бәйгесе оешманың иң актив әгъзаларын ачыклау мөмкинлеге бирә. Иң күп балл җыйган җиңүчеләр түбәндәге юнәлешләр: “Экобелем”, “Өмә”, “Иң яхшы куратор”, “Оештыручы” юнәлешләре буенча билгеләнә. Җиңүчеләрне бүләкләү “Чиста булачак” хәрәкәтенең йомгаклау фестивале кысаларында хәл ителә.

Татарстанда яшәүче 14тән 30 яшькә кадәрге кешеләргә (теләгендә булган һәркемгә) “Яшел зачет кенәгәсе” алу өчен түбәндәгеләрне хәл кылырга кирәк:

- хәрәкәтнең рәсми сайтында (budetchisto.tatar) теркәлеп, “Яшел зачет кенәгәсе”н бирү турында гариза тутырырга (кулдан тутырылып, мөрәҗәгать итүче тарафынан шәхсән имзалана);

- кирәкле барлык документларны җыярга: паспорт күчермәсе, 3х4 үлчәмендәге төсле фотосурәт; мөрәҗәгать итүче 18 яшькә җитмәгәндә – әтисе яки әнисенең (опекун) балигъ булмаган гражданинга ихтыярый (волонтерлык) эшчәнлеген алып баруга ризалыгы;

- документлар комплектын шәхсән яки почта аша Татарстан Республикасының “Чиста булачак” Яшьләр хәрәкәте штабына (түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Тукай ур:. 58 й., 308 оф.) тапшырырга.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International