Халык белән туры элемтә. “Подсолнухи” бистәсе янында карны законсыз аудару экологларның даими контрольлегендә

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Узган елның декабрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районының “Подсолнухи” бистәсе янәшәсендә карны рөхсәт ителмәгән урынга аударып калдыруның беренче очрагын ачыклаган. Шуннан бирле экологлар күз-колак булып торган законсыз кар өеменә үзбушаткычлар төнге сәгатьләрдә кар бушатып, өемне байтак кына “үстергән”. Активистлар, әйтик, кар төягән бер үзбушаткычны фотога төшергән-төшерүен, тик номерларын гына күреп-теркәп кала алмаган  – чөнки машина бик тиз күздән юк булган. Дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев билгеләп үткәнчә, биредә “үсеп чыккан” кар өеме, чыннан да законлы өем түгел. Шуңа бистәдә яшәүчеләр белән оператив хезмәттәшлек җайга салынган: пычрак кар аударып калдыру мәсьәләсендә телефоннан берәрсе шалтыратса, экологлар шундук әлеге урынга юл тота. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары бистә янәшәсендә – Чаллының бер почмагында пычрак карны законсыз бушатуның тагын 4 урынына тап булган. Квадрокоптердан файдалану нигезендә мониторинг үткәрү кысаларында 63 нче микрорайон белән ВСО мәйданчыгы арасындагы бушлыкта закон бозучыны кар бушатып ятканда тотуга ирешелгән. Үзбушаткыч шоферына Административ хокук бозулар турында ТР кодексының  3.6 статьясындагы 1 өлеше (“Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу) нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, эш материаллары, вәкаләтләре кысаларында чаралар күрү өчен, шәһәр башкарма комитетының административ комиссиясенә җибәрелгән.

Министрлык лабораториясе белгечләре, карны законсыз аудару урыннарында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсен билгеләү өчен, пробалар алып тора. Экологлар тарафыннан карны законсыз бушату фактларын ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу эше көчәйтелгән режимда алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International