Җир асты байлыкларыннан тиешле шартларны санга сукмыйча файдалану очраклары әледән-әле кабатланып тора. Бүген Татарстан Республикасы Югары судында җир асты байлыкларыннан файдаланучы белән экологлар арасындагы әнә шундый бер очрак буенча тарткалаш табигатьне саклаучылар файдасына төгәлләнгән. Лаеш районында гомумтаралган файдалы казылма (ком) чыгару белән шөгыльләнүче предприятиенең “Җир асты байлыклары турында” РФ Законының 22 статьясын санга сукмавы, тәгаенләп әйткәндә, геология-разведка эшләрен проектлау процедурасын үткәрмәве ачыкланган булган икән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары инде август аенда ук билгеләнгән закон бозу очрагы өчен предприятиегә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше буенча 300 мең сумлык штраф түләтү рәвешендә административ җәза билгеләгән. Предприятие экологларның гамәлләренә шикаять белдереп, башта Казан шәһәре Мәскәү районы судына, соңыннан – ТР Югары судына мөрәҗәгать иткән. Әмма ике суд та экологлар карарын үзгәрешсез калдырган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте