Табигатьне саклау зарурилыгын яхшы беләбез. Көн саен, урмандамы ул, паркта яки өйдәме күреп килә торган үсемлекләр һәм хайваннарның җир йөзендә күп булуын аңлыйбыз. Бары тик зоопаркта гына очрый торган хайваннарның да байтак икәнен чамалыйбыз. Шул ук вакытта җир йөзендә бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә бик аз калган үсемлекләр һәм хайваннар да бар бит әле! Әлмәт районы Түбән Мактама 2 нче мәктәбе укучылары “Тыюлыклар һәм милли парклар көне”нә багышланган конференциядә нәкъ менә шул хакта сөйләште. Мондый чараларның табигатьне танып белүгә кызыксыну уяту һәм табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәт булдыру максатында үткәрелүен әйтеп үтәргә кирәк. Балалар тыюлыклар турында бик кызыклы презентация белән танышу нәтиҗәсендә кайсы хайваннар һәм үсемлекләрнең Кызыл китапка кертелеп, дәүләт саклавына алынуы турында белүгә иреште.
“Планетабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы гаҗәеп дәрәҗәдә күп төрле, әмма аларның кайбер төрләренә юкка чыгу куркынычы яный. Кешелек бетеп баручы төрләрне Кызыл китапка туплап, аларны саклау зарурилыгын инде күптән аңлады. Махсус чаралардан: ауны тыю, тыюлыкларда саклау, үрчүен кайгырту чараларыннан башка гына хайваннар һәм үсемлекләрне саклап калу мөмкин түгел. Кызыл китапка, эре хайваннардан тыш, кошлар: ак торна, алсу акчарлак, сапсан бөркете; плотник бал корты, дровосек реликтовый кебек бөҗәкләр дә кертелгән”, – дип билгеләп үтте чараны оештыручылар. Шулай итеп, чарада укучылар уйда гына булса да Ватаныбызның күп кенә почмакларында “булып кайтты”, берочтан сакланылулы территорияләрнең башка төрләре – табигать ядкәрләре, заказниклар, милли парклар, музей-тыюлыкларның барлыгын да белде. Моннан тыш балалар табигатьне саклауга кагылышлы белемнәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен викторинада сынап кару мөмкинлегенә дә иреште.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте