Илебезнең гүзәл почмакларын чүп базларына, яшь тамчысыдай чиста саф сулы күлләребезне агулы сыек калдыклар һәм чүп саклагычларына әйләндермик дисәк, экология темасына битараф калмаска тиешбез. Шуны истә тотып, экологик тәрбияне пропагандалау максатыннан, Теләче 1 нче балалар бакчасында “Табигать – безнең йортыбыз” дигән темага экология дәресе булып үтте. Чара әйләнә-тирә мохитне аңлау һәм яратуга сәләтле социаль яктан актив шәхес тәрбияләүгә багышлап уздырылды. Кешегә сабый чактан ук тормышка, табигатькә аек караш тәрбияләү бик кирәк шул. Бу көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып белү характерындагы дәресләр һәм уеннар оештырылды. Сабыйларның һәркайсына табигатьне саклау темасына теге яки бу образны чагылдыру тәкъдим ителде. Балалар урман, чиста күк йөзе, кошлар һәм кыргый хайваннар сурәтләрен ап-ак кәгазь битенә төшерергә маташты. Ул гына да түгел, дәрестән соң аларның һәркайсы экологияне саклауга карата үзенең карашын дә белдерергә тырышты әле. Балалар, олылар – һәммәсе ни өчен кышын кошлар һәм хайваннар турында бигрәк тә нык кайгырту зарурилыгы турында сөйләште. Шулай ук табигатьне саклау өчен нинди экологик кагыйдәләрне үтәргә кирәклегенә дә кагылып үтелде. Сабыйлар менә хәзер, батареяләрнең экология өчен бик тә зарарлы булуын белгән хәлдә, табигатькә сакчылрак булып, аларны фәкать махсус билгеләнгән савытларга – экобоксларга гына ташлаячагын вәгъдә итте. Дәрес кысаларында малай-кызлар әти-әниләре белән пластик шешәләрдән, катыргы тартмалар һәм агач конструкцияләрдән кош оялары әмәлләде.
“Балаларда сабый чактан ук әйләнә-тирә мохиткә карата ихтирам тәрбияләү һәм аларга мохитебезне саклау зарурилыгын сеңдерү кирәк. Нәниләребезнең инде хәзер үк урманда, диңгез буенда ял иткәндә нәрсәләрне эшләргә яравы, ә нәрсәләрне – ярамавы турында белүләре, әлбәттә инде, күңелләребездә бик зур канәгатьлек хисләре тудыра. Табигый төрлелеккә карата балаларда дөрес мөнәсәбәт тәрбияләнә, дигән сүз бу” – ди чараны оештыручылар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте