Ял паркында – ташландык су. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гаеплеләрне ачыклый

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттәге үзәк паркларның берсенә канализация сулары агызуны ачыклаган. Ял итү территориясе аша сузылган торбадагы сыекча янәшәдәге Бигәш елгасына агып утырган. Көньяк-Көнчыгыш махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре анализ нәтиҗәләре буенча ташландык суда аммоний микъдарының тиешледән 91,4 тапкырга артуын ачыклаган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларын саклауга карата аларны пычрату, чүпләүгә һәм (яки) аларның саегуына китерердәй таләпләрне бозу”) буенча җинаять эше кузгатылган. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International