2019 елның 22-25 апрель көннәрендә И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында (Мәскәү ш.) “Нефть һәм газ – 2019” дигән 73 нче халыкара яшьләр фәнни конференциясе була. Чарада югары һәм урта белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук яшь галимнәр һәм нефть-газ тармагы оешмаларының 35 яшькә кадәрге белгечләре катнашырга мөмкин. Электрон теркәлү, шулай ук чыгышлар тезисларын кабул итү 2019 елның 31 гыйнварына кадәр сайтта (http://neftegaz.gubkin.ru/) хәл ителә.
Әйтергә кирәк, еллык конференция академик һәм производство фәнни бергәлекләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен халыкара мәйданчыкка әйләнеп бара. Быел конференция эшенең төп юнәлешләре түбәндәгечә:
- Геология, нефть һәм газ чыганакларын эзләү һәм табу. Геофизика;
- Нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм газны җир астында саклау. Скважиналарны бораулау;
- Нефть-газ һәм җир асты гидромеханикасы, диңгезләрдә нефть-газ чыганакларын үзләштерү;
- Торбаүткәргеч тарнспорт системаларын проектлау, эшләү һәм алардан файдалану;
- Нефть-газ комплексында инҗенерлык һәм гамәли механика;
- Нефть һәм газ сәнәгатендә химик технология һәм экология;
- Нефть-газ тармагында автоматлаштыру, модельләштерү һәм ясалма акыл;
- Энергетика һәм энергияне сак тоту;
- Нефть-газ компанияләрендә икътисад һәм идарә;
- Нефть-газ сәнәгатен үстерүне хокукый яктан тәэмин итү;
- Нефть-газ тармагында гуманитар фәннәр һәм PR;
- Фәнни язмаларны инглиз телендә тәкъдим итү;
- Дөнья күләмендә энергетика;
- Мәктәп фәнни җәмгыяте;
- Ягулык-энергетика комплексында гадәттән тыш мөһим объектларның комплекслы иминлеген тәэмин итүнең көн кадагына суга торган проблемалары.
Конференция яшь белгечләргә әйдәп баручы галимнәр һәм тармак җитәкчеләре белән берлектә алга таба нефть һәм газ сәнәгатен үстерүгә китерердәй перспективалы фәнни-техник эшләнмәләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бирә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте