Казан предприятиесе җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен штраф түлиячәк

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казандагы бер предприятие лицензия алмаган килеш кенә җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен 800 мең сум штраф түлиячәк. РТ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Административ тикшерү барышында җир асты байлыкларыннан файдаланучының, “Җир асты байлыклары турында” РФ Законының 11 статьясындагы таләпләрне санга сукмыйча, озак вакытлар дәвамында җир асты суларын чыгарып, Татарстан Республикасы Биектау районындагы торак пунктларның берсендә яшәүчеләрне эчәр су белән тәэмин итеп килгән. РФ Җинаять кодексының 171 статьясында күздә тотылган җинаять кылу (законсыз эшмәкәрлек) билгеләре булу сәбәпле, эш материаллары өстәмә рәвештә прокуратурага һәм хокук саклау органнарына карап тикшерүгә һәм тиешле карар кабул итүгә җибәрелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International