“Су сагында торучылар”. Мамадыш районында экология дәресе булып узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

“Дөнья картасына күз салыгыз әле. Анда күк төс өстенлек итә. Бу – су: океаннар, диңгез, күл, елгалар. Планетабызда тулы бер су патшалыгы хөкем сөрә,” – Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылының балалар бакчасындагы дәресне әнә шундый сүзләрдән башлап җибәрде. Су – безнең өчен бик гадәти һәм гади әйбер. Шуңа да карамастан, әлеге тема балаларда зур кызыксыну тудырды һәм алар бик теләп фикер алышуга кушылды. Яшь буында суга – тормыш чыганагына, туып үскән якның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләргә кирәк.  Шулай итеп, сабыйлар су, аның Җирдәге таралышы турында, кешеләрнең сәламәтлеге өчен бик зур роль уйнавы турында кызыклы бик күп мәгълүматлар белүгә иреште. Нәниләр шулай ук сулыкларның чисталыгы турында гыйбарәтле әкият тә тыңлады әле. Моннан тыш дәрестә көнкүреш тормышыбызда суны кадерләп кенә тоту зарурилыгы турында фикер алышу булды. Дәрес әңгәмә рәвешендә узды. Балалар презентация карады, кроссвордлар чиште, уеннарда катнашты, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, мондый чараларда катнашып, табигатьтә һәм көнкүрештә суны сакчыл тоту гадәте һәм гамәлләренә өйрәнә. Шулай итеп, сабыйларда әкренләп кенә әйләнә-тирә мохит өчен, бөтен кешелек өчен су ресурсларының әһәмиятен аңлау барлыкка килә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International