Уртак тырышлык белән генә планетабызны саклап калачакбыз. Казанда мәктәп укучыларының “Зилант” экологик форумы булып узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген мәктәп укучыларының “Зилант” ХIХ шәһәр экологик форумына 400дән артыграк вәкил җыелды. Биредә 6-11 сыйныф укучылары экология өлкәсендәге уңышлары: хайваннар һәм туфракка тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәләре белән, табигатьне саклау турында хисаплары белән таныштырды. Боларның барысы да эстрада концерты тамашасы белән үрелеп барды. “Безнең Татарстаныбыз – Идел буенда урнашкан кечерәк кенә, әмма табигать ресурсларына гаять бай төбәк. Киләчәктә сезнең һәркайсыгыз экология өлкәсендә яки башка өлкәдә эшчәнлек юнәлешен сайлап алачак.  Тик эшчәнлегебез юнәлеше нинди генә булмасын, безнең төп гомуми бурыч – тирәлегебезне саклау”, – дип сәламләде мәктәп укучыларын галим-биолог, ТР атказанган экологы Валериан Гаранин. КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының табигатьне тәртипкә салу һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева университетта экологик белем бирүне булдыру һәм үстерү, табигатьне саклау өлкәсендә булачак белгечләр әзерләү үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. “Бүген төп эшчәнлегебез юнәлеше – студентларның проект эшчәнлеге. Безнең шәкертләребез табигый системаларны торгызу, экореабилитацияләү һәм оптимальләштерү проектларын әзерли”, – дип билгеләп үтте ул. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге белгече Ольга Артемьева да форумда катнашучыларга булачак һөнәрләрендә уңышлар теләде: “Мәктәптә укып йөргән чагымда эколог һөнәре минем өчен ниндидер бер бик ят һөнәр кебек тоела иде. Хәзер исә ул иң актуаль һәм иң кирәкле юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Биредә мин табигатьне саклаучы яшь буынның янып торган күзләрен күрүемә шатмын”, – дип билгеләп үтте Ольга Артемьева. 

Быел умырткасыз хайваннар  форумның төп темасына әйләнде. Форум эше дүрт юнәлеш буенча алып барылды: фәнни-тикшеренү, массакүләм-оештыру, шулай ук балалар табигатьне саклау өлкәсендәге уңышлары һәм иҗади хезмәтләре – стена газеталары, эссе, плакатлар белән таныштырды. Җиңүчеләр инде бүген үк билгеләнәчәк, ә форумда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы апрель аенда, экологик икеайлык кысаларында, Казанның “Дом” экологик үзәгендә үткәреләчәк. Сүз уңаеннан, мәктәп укучылары өчен “Зилант” шәһәр ачык экологик форумының һәр ел саен үткәрелеп китүен искәртеп үтәргә кирәк. Аның оештыручылары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге һәм Казан федераль университеты.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International