Узан елның көзендә Әлмәт шәһәрендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган. 3542 кв.м мәйданда деэмульгатор базасын сүткәндә химик матдәләр тутырылган 15 резервуар табылган. Белгечләр 5 метрга кадәр тирәнлектә туфрактан пробалар алган. Туфрак пробаларына химик анализ нәтиҗәләре туфракта нефть продуктлары, бензол, толуол, формальдегид микъдарының нормативта каралган күрсәткечләрдән күпкә артып китүен күрсәткән. Шулай ук 2 метр тирәнлектәге бер ноктада төзелеш калдыклары табылган. Тикшерү Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белән берлектә үткәрелгән.
Хәтәр калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында җир ресурсларга китерелгән зыян күләменең 27 627 600 сум тәшкил итүе ачыкланган. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрату аркасында табигатькә җәмгысе 156 000 сумлык зыян салынган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 247 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган (“Экологик яктан хәтәр матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше кузгатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте