2018 елның ноябрендә Буа районы Яшевка авылындагы гидротехник корылмадан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 8310 данә балык һәлак булган. Авылда яшәүчеләрдән телефон аша алынган хәбәрне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторларыннан һәм “Росрыболовство” ТР буенча идарәсе белгечләреннән торган комиссия тикшергән. Экологларның аңлатуынча, корылмадан файдалануга җаваплы предприятие балыкларны тотып-саклап калу мөмкинлеге бирердәй корылмасы булмаган килеш кенә буа суын агызып җибәргән. Бу исә суның балыклар белән бергә җир өслегенә ташып чыгуына китергән. Эш буенча барлык материаллар, прокурор чарасы күрү өчен, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылган.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе РФ Җинаять кодексының 257 статьясында күздә тотылган җинаять билгеләре (“Су биологик ресурсларын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча җинаять эше кузгаткан.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте