Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланган уртак йомгаклау коллегиясенә журналистларны аккредитацияләү 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Аккредитация электрон почта аша (Alina.Iln@tatar.ru), телефон аша (843) 267-68-59, (843) 264-59-18) хәл ителә. Җурналистның, оператор, фотографның фамилиясен, исемен, атасының исемен, туу датасын, массакүләм мәгълүмат чарасы атамасын күрсәтергә кирәк. Чара 2019 елның 1 февралендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (адресы: Бауман ур., 20 й.) үткәрелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте