Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары Казан шәһәренең Изумрудное күлендә дөнья рекорды куйган. Алар 10 сәгать тә 5 минут дәвамында боз астында торган. “Әлеге тиңдәшсез проект кешелек тарихында яңа сәхифә ачып, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә бер адым алга атлау мөмкинлеге бирәчәк. Рәсми рекорд һәм бик зур җиңү бу”, – ди Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясенең Директорлар советы әгъзасы Божана Остойич.
Күлдәге су температурасы+3 градус булган. Боз астына төшүнең төп максаты – аквалангистның озак вакыт дәвамында хәвеф-хәтәрсез генә боз астында булу методикасын эшләү. Бу киләчәктә Арктикага экспедицияләр оештыру өчен кирәк, ә анда бозның хәрәкәтләнүе сәбәпле, бәкенең томаланып, суда планнан тыш тоткарлану очраклары булырга мөмкин. Шулай ук суга төшү барышында Россиядә җитештерелгән водолаз җайланмаларына сынау үткәрелгән һәм гадәттән тыш хәлләр: авария, җиһазның эшләми башлау ихтималын, мондый хәлләрдә үзара ярдәмне күздә тотып, күнегүләр үткәрелгән. “Беренче 2 сәгать һәм соңгы 2,5 сәгать дәвамында бик авыр булды. Башта туңдык, гәрчә җылыткычлар эшләп торса да. 6 сәгать узганнан соң тәнгә янә суык үтә башлады. Хәер, туңудан гайре, алҗыдык: әллә никадәр кирәк-ярак, баллоннар белән су астында йөрү – җиңел генә эш түгел”, – дип тәэсирләре белән уртаклашкан Максим Астахов. Максим Астаховны, Игорь Артемьев, Денис Решетов, Руслан Гыйльфановны, гомумән, Рус географик җәмгыятенең дус-тату коллективын яңа үргә ирешүләре белән котлыйбыз!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте