Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары һәм “Росрыболовство” Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, балыкларның һавасызлыктан интегеп үлүләрен кисәтү эшләре кысаларында, Югары Кабан күле бозында йөздән артыграк чокыр тишкән. “Хәзерге вакытта әлеге күздә бозның калынлыгы 50-60 см тәшкил итә, бу, әлбәттә инде, табигый мохиткә кислород үтеп керүгә комачаулый. Озакка сузылган суыктан һәм кар-бураннардан соң җылыта. Нәкъ менә шушы чорда судагы кислород микъдары бик нык кими. Шуңа күрә чокырлар тишү кирәк”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Рузил Сибгатуллин. Сүз уңаеннан, суны кислородка баету акциясенең һәр ел саен үткәрелеп килүен искәртеп үтәргә кирәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте