ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә ташландык суларны агызу турында “Кайнар линия” телефоны аша шикаять кергән. Инспекторлар, кичекмәстән, шул урынга барып, закон бозу фактын раслаган. Тикшерү барышында Залесный проспект урамында урнашкан бер коттедждан хуҗалык-көнкүреш суларының агып торуы билгеләнгән. Су турыдан-туры урамга – җиргә аккан. Бу тәртипсезлеккә юл куйган затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан яки башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте