Урланган җир асты байлыклары бәһасе 8 миллион сумнан артып киткән. Әлмәт районында җинаять эше кузгатылган

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

11 596 м3 мәйданда законсыз төстә известьташ чыгарылган. Әлмәт районында гомумтаралган казылма байлыкка кул сузу факты буенча җинаять эше кузгатылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Новотроицкое» җир асты биләмәсендә гомумтаралган файдалы казылма чыгаруның тәүге очрагын узган елның август аенда теркәгән. Лицензияле компания, үзенә ышанып тапшырылган шушы җир асты биләмәсен саклауга җаваплы булса да, әлеге фактка катнашы булмавын төрлечә инкарь итәргә маташкан.  Инспекторлар, үзенә бирелгән лицензия шартларын үтәмәгән өчен, юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып, бозып җир асты байлыкларыннан файдалану”) буенча административ беркетмә төзегән, шулай ук 300 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарган.

 Экологлар җир асты байлыкларына китерелгән зыянның 8 миллион сумнан артып китүен исәпләп чыгарган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белән уртак рәвештә үткәрелгән документлар тикшерү нәтиҗәләре буенча, шулай ук җинаять билгеләренә күрсәтүче мәгълүматларның булуына бәйле рәвештә, РФ Җинаять кодексының  158 статьясындагы 4 өлешенең "б" пункты (“Аеруча зур күләмдә урлау”) буенча җинаять эше кузгаткан.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International