Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында квадрокоптер ярдәмендә Түбән Камада җир законын бозуны ачыклаган.
Баулы шәһәре башкарма комитетында җир асты байлыкларыннан файдалану һәм су объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Актаныш районында җирле халыкның уяулыгы нәтиҗәсендә җир законын бозу факты ачыкланган.
Закон моннан җиде ел элегрәк Россиядә нефть чыгаручы компанияләргә иярчен нефть газының 95%ын утильләштерүне йөкләгән иде. Нәтиҗәдә, чыннан да, атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр микъдары кимеде, ә нефть предприятиеләренә иярчен газдан файдалануның нәтиҗәлерәк яңа ысулларын эзләргә туры килде.
2 июнь көнне 10:00 сәгатьтә теләгендә булган барча кешене Сулыкларны халыкара чистарту көненә кушылырга чакырабыз.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитария икеайлыгы кысаларында Чирмешән районында табигатьне саклау законын бозуларны ачыклаган.
Торгызу эшләрен вакытында башкармаган өчен штрафка тартылган. ТР Әлмәт шәһәре суды юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җәза билгеләү турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының карарын үз көчендә калдырган.
Баулы районында яшәүчеләргә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә киңәш-табышлар бирәчәк. Кабул итү 30 май көнне 11:00 сәгатьтә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Баулы ш., Куйбышев ур., 20 й.) хәл ителә.
“Җиңүче” рәсем өчен хәзер үк тавыш бирергә була. “Яшел карандаш” дигән экологик рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясау кысаларында интернет аша тавыш бирү 2019 елның 31 мае 18:00 сәгатькә кадәр http://eco.tatarstan.ru/rus//internet-golosovanie-konkursa-risunkov-zelyoniy.htm сылтамасы буенча хәл ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков Забайкалье краеның табигать ресурслары министры вазифаларын башкаручы Олег Некрасов белән эшлекле очрашу уздырды.