Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Нурлат районында табигатьне саклау законын бозуларны ачыклаган. Җирле халык Биккол авылы тирәсендә көнкүреш калдыкларыннан торган чүплекнең оештырылуын белеп алган.
Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары үзләре өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә файдалы чарада катнашты. Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында экологик велоквест – шәһәрнең сулыклары, күлләре һәм экологиясе турында ике сәгатьлек уен үткәрелде.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 4832 мөрәҗәгать кергән. Шуның 2858е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша 490 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 645 хәбәрне карап тикшергән.
Экоактивистлар, студентлар һәм экология мәсьәләләрендә экспертлар. Бу көннәрдә аларның барысы да бер белем бирү мәйданчыгына җыелды. “Байтик” белем бирү-савыктыру комплексында 31 майдан 1 июньгә кадәр “ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумы узды.
Яраксызга чыккан 4,6 тонна батарея җыеп алынган – Татарстан мәктәпләре укучылары “Экояз-2019” республика акциясе йомгаклары буенча әнә шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бүген “ЭКОдулкын” IV Яшьләр эклологик форумы мәйданчыгында “Дюраселл Раша” пилот проектының тәүге этабына йомгак ясалды.
Республикада санитария-экология икеайлыгын үтәү буенча иң югары балл җыйган муниципалитетлар билгеле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң активларны бүләкләде.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре районнары администрацияләре вәкилләре һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләре Горький тимер юлының Казан төбәгенә контроль тикшерү үткәрде.
Әйләнә-тирә мохитне саклау – тормышыбызның бик тә мөһим өлеше. Шуны истә тотып, Казан шәһәренең 96нчы гимназиясендә, экологик агарту максатыннан, экология дәресе үткәрелде.
Буа районында табигатьне саклау законын санга сукмаучы өч кеше экологларның фототозак камераларына эләккән. Фотоматериаллардан күренгәнчә, гражданнар җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлап калдырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Актаныш районы Совхоз бистәсендә җир эшләренең законсыз алып барылуы турында берәүдән хәбәр алынган.