ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

 “Экояз-2019” кысаларында Азнакай шәһәренең “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында педагоглар өчен республика семинар-практикумы булып узган.  Практик семинар мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында тәҗрибә алышуга корылган.

Эштән чыккан шиннар өеме һәм нефть продуктларының җиргә агуы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында Сарман районында закон бозу очракларын ачыклаган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында күчмә тикшерү үткәрү барышында җир законы таләпләрен бозуны ачыклаган.

Эколятлар – табигатьнең чып-чын яшь сакчылары ул. Буада 150гә якын бала шәһәрнең ял үзәге мәйданчыгында узган “Без – чиста шәһәр яклы!” дигән урам йөрешендә катнашты.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Арча районында шәһәр территорияләрен су басу проблемасы юкка чыгып килә. Казансу елгасы юлын “көйләү” һәм аның сул кушылдыгын чистарту эшләре соңгы этабына кергән.

Буа шәһәренең “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр нинди экологик эшчәнлек алып бара? Биредә нинди чаралар үткәрелә, идеяләр кайдан табыла һәм нәтиҗәле экологик агарту – нәрсә ул?

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Апас шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә кайбер закон бозу очракларын ачыклаган.

Нурлат районының Единение авылында яшәүчеләр 2000 кв.м мәйданда көнкүреш калдыклары өемен ясап куйган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре рейд барышында әнә шуңа тап булган.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 4616 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 2762се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


25
май, 2019 ел
шимбә

Дәртле музыка яңгырап торган бер мәлдә пирчәткәләр, чүп капчыклары, көрәк-тырмалар белән “коралланып”, старт сызыгына бастылар. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” дигән табигатьне саклау акциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International