Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының ике күчмә экология лабораториясенең формальдегид концентрацияләрен автомат рәвештә билгеләү буенча заманча экология-аналитика җиһазлары белән тәэмин ителүе нәтиҗәсендә ачыкларга мөмкин.
Тәтеш районына экология мониторингы үткәргәндә,ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау фактын ачыклады. Әлеге урын Урюм авылы территориясендә дип билгеләнә. Чүплекнең мәйданы – 579 кв. м., күләме – 86 куб. м.
Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама районының 27нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде, анда безнең полосада нинди агач һәм куакларның үсүен күрсәттеләр һәм шуның турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Солтан-Ай бистәсе территориясендә терекөмеш лампаларын рөхсәтсез ташлау урынын ачыклады. Бу турыда социаль челтәрләрдә шундагы җирле халык хәбәр иткән иде. Пычранган урынның гомуми мәйданы 30 кв.м җитә иде. Кишәрлек милекчесенә чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.
Әлеге көрәштә өч номинациягә бүлеп иң актив районнар билгеләнде.
- «Шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар» номинациясендә өченче урынны Биектау районы алды.
Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә Александр Шадриков Татарстан Республикасы Президентына санитария-экология икеайлыгы нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, ул беренче апрельдә башланып киткән иде һәм ике ай дәвамында республикада яшәүчеләр, муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшендә актив катнашты.
Бүген Александр Шадриков Евразия интеграциясе фәнни үзәге үткәргән түгәрәк өстәлдә катнашты. Киңәшмәдә Россия Президенты Администрациясе, Россия Фәннәр Академиясе вәкилләре, шул исәптән, Үзәк җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясенең Глобаль экология мәсьәләләре буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков та катнашты.
Бүген «PRоЭКо» республика конференциясе кысаларында экология фәнни-гамәли һәм тикшеренү эшләре бәйгесенең финал этабы булып узды. Бәйгегә мәктәп укучыларыннан 80 кабул ителде, финалга өч номинация буенча 38 проект чыкты: «Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү», «ТР флора һәм фаунасы», «Иҗтимагый экология». Бүген финал этабында катнашучылар үз эшләрен экспертлар алдында яклады. Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнде.
«Вода.Online» 3.0 студентлар экология квестына катнашучыларны теркәү башланды, ул Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Проектны Су ресурсларының федераль агентлыгы уздыра.
Тикшеренүләр зоопланктон күрсәткечләре буенча уздырылды. Зоопланктон – суда яшәүче һәм актив хәрәкәтләнергә сәләтсез микроскопик организмнар (коловраткалар һәм кысласыманнар). Зоопланктон берләшмәсе торышы буенча экология системасында барган тайпылышларны ачыкларга мөмкин.