ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чирмешән районында Татарстан Республикасындагы авыл җирлеге җитәкчеләре өчен, Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә, җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре дә «Россия суы» акциясенә кушылды.

Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсенә «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Азнакай-Ютазы автомобиль юлында булган авария нәтиҗәсендә нефть агуы турында хәбәр килде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Шәпкә авылында санитария-экология икеайлыгы кысаларында үткәрелгән мониторинг барышында санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклады. Законсыз рәвештә чүп ташланган урынның мәйданы 700 кв.м җитә.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Ак Барс» Банк ГАҖдә дәүләт һәм корпорацияләрнең сатып алу эшчәнлегенә тотрыклы үсеш принципларын интеграцияләү буенча киңәшмә узды. Чарада экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, шулай ук Татарстанның эре компанияләре һәм республиканың әйдәп баручы югары уку йортларыннан да вәкилләр катнашты.

Казанлылар социаль челтәрләрдә Солтан Ай бистәсендә люминесцент лампалар ташланган урын барлыгы турында хәбәр итә һәм ул раслана. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары урынга чыга. Территорияне тикшерү барышында, Ясмин урамындагы йорт янында рөхсәтсез ташланган калдыклар (терекөмеш яки неон лампалар рәвешендә) барлыгы ачыклана.

Зеленодольскның «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә тормышка җайлашырга ярдәм итә. Биредә балалар өчен физиотерапевтик һәм башка дәвалау төрләре уза.

Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «Локомотив» пляжы ярларына бара.

Бүген «Эфир» телеканалында 19.45 һәм 22.45 сәгатьләрдә «Чистый Татарстан» тапшыруын карагыз. Студиянең кунаклары: Егор Тарнавский – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары һәм Ольга Артемьева – Министрлыкның экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе. Безнең белән бер дулкында булыгыз!

Бүген «Идел» яшьләр үзәгендә, «ЭКОволна 2022» форумы кысаларында, яшьләр экология берләшмәләре арасында уздырылган иҗтимагый әһәмияткә ия экология проектлары буенча Республика бәйгесенең турыдан-туры этабы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International