ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре елгаларның гидробиологик торышына планлы мониторинг үткәрде

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Тикшеренүләр зоопланктон күрсәткечләре буенча уздырылды. Зоопланктон – суда яшәүче һәм актив хәрәкәтләнергә сәләтсез микроскопик организмнар (коловраткалар һәм кысласыманнар). Зоопланктон берләшмәсе торышы буенча экология системасында барган тайпылышларны ачыкларга мөмкин.

 Белгечләр Мишә, Ашыт һәм Казансу елгаларыннан алынган су пробаларын өйрәнде, шулай ук суның пычрану дәрәҗәсен һәм сыйфаты да билгеләде.

Лаборатория тикшеренъе нәтиҗәләре Ашыт елгасында суның чагыштырмача чиста, Мишә һәм Казансу елгаларында аның аз дәрәҗәдә пычранган булуын күрсәтте. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «ТР елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» дигән сынау проекты башланып китте, ул хәзерге вакытта Министрлык һәм Рус география җәмгыяте белән берлектә Казансу елгасы мисалында гамәлгә ашырыла. Министрлык хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыяте волонтерлары көн саен су пробаларын ала, шулай ук су җыю мәйданын даими рәвештә тикшерә, гидрология тикшеренүләре алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International