Солтан-Ай бистәсендә законсыз рәвештә булдырылган терекөмеш лампалары чүплеге оператив рәвештә бетерелде

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, Казанда Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Солтан-Ай бистәсе территориясендә терекөмеш лампаларын рөхсәтсез ташлау урынын ачыклады. Бу турыда социаль челтәрләрдә шундагы җирле халык хәбәр иткән иде. Пычранган урынның гомуми мәйданы 30 кв.м җитә иде. Кишәрлек милекчесенә чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта «Капитал Траст Инвест» идарә компаниясе ҖЧҖ җир кишәрлеге хуҗасы экологларның кисәтүенә уңай җавап биргән. Чүплек бетерелгән, территория тиешле санитария-экология халәтенә китерелгән.

Компания хәбәр иткәнчә, аларның өченче зат гаебе белән килеп чыккан территорияне пычратуга катнашы юк: «Капитал Траст Инвест» идарә компаниясе ҖЧҖ җитештерү һәм кулланыш калдыкларын җыю өчен үз җирләрен кулланмый. Компания милкендә Казан шәһәрендә һәм шәһәр читендә шактый җир кишәрлекләре бар, аларны хокук бозучылардан саклап бетерү мөмкин түгел. Компания белгечләре даими рәвештә компания җирләрендә өченче затлар гаебе белән эшләнгән хокук бозу очакларын ачыклый, алар компания җирләрен чүплекләр рәвешендә файдалана: анда төзелеш калдыклары, киселгән агачлар ташлана, әлеге урыннар кар өю өчен файдаланыла. Атна саен белгечләр территорияләргә мониторингы үткәрә, аның барышында санкцияләнмәгән чүплекләр барлыгы да ачыклана, хокук бозулар күзәтелгән очракта, мәгълүмат тиешле инстанцияләргә җибәрелә. Әлеге мәгълүмат үз вакытында Эчке эшләр министрлыгына,  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенә, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына һәм башка структураларга җибәрелә».

Хәбәрдә шулай ук «Капитал Траст Инвест» идарә компаниясе ҖЧҖнең Татарстан Республикасы дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итүе дә әйтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International