Бүгенге көннән башлап, Казанда атмосфера һавасының формальдегид белән пычрануы тәүлек әйләнәсендә контрольдә тотыла башлый

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының ике күчмә экология лабораториясенең формальдегид концентрацияләрен автомат рәвештә билгеләү буенча заманча экология-аналитика җиһазлары белән тәэмин ителүе нәтиҗәсендә ачыкларга мөмкин.

Шулай ук мондый җиһазлар Министрлыкның Максимов урамындагы атмосфера һавасы пычрануга автомат контроль станциясендә дә урнаштырылачак. Әлеге станция республиканың эре сәнәгать предприятиеләре зонасында урнашкан. 

Лабораторияләрне һәм станцияләрне болай җиһазландыру 2нче куркынычлык классына кертелгән әлеге химик матдә белән пычрану фактларына оператив реакция белдерергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның сентябреннән башлап, Министрлык атмосфера һавасы пычрануга автомат контрольнең 4 станциясендә һәм Түбән Камадагы 1 җитештерү-эксперимент лабораториясендә, эре химия һәм нефть химиясе эшләп чыгару зоналарын да кертеп, һавадагы формальдегидны билгеләүгә карата тәүлек буе автомат контроль оештырды. Өзлексез контроль ясау чорында, һавада формальдегидның рөхсәт ителгән микъдардан арту очрагы теркәлмәгән.

Белешмә өчен: хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасы пычрануга автомат контроль ясый торган 16 станция урнашкан. Шулай ук тиз арада реакция бирү өчен, автомат җиһазлар белән җиһазландырылган 6 күчмә экология лабораториясе дә кулланыла. Атмосфера һавасы пычрануга автомат контроль станциясендә урнаштырылган җиһаз,20 минут вакыт аралыгында һавадагы матдә концентрацияләрен рөхсәт ителгән чик концентрацияләр белән чагыштыру өчен, атмосфера һавасындагы пычраткыч матдә концентрацияләренең өзлексез контрольдә тотылуын тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International