Экологлар кисәтүе буенча Тәтеш районындага чүплек тиз арада бетерелгән

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Тәтеш районына экология мониторингы үткәргәндә,ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау фактын ачыклады. Әлеге урын Урюм авылы территориясендә дип билгеләнә. Чүплекнең мәйданы – 579 кв. м., күләме – 86 куб. м.

Тәтеш районы Урюм авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтү юлланган иде.

Урюм авыл җирлеге башкарма комитеты  бу чүплекне бетерү буенча оператив чаралар күргән. Хәзерге вакытта әлеге территория тиешле санитария-экология халәтенә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International