Бүген Александр Шадриков Евразия интеграциясе фәнни үзәге үткәргән түгәрәк өстәлдә катнашты. Киңәшмәдә Россия Президенты Администрациясе, Россия Фәннәр Академиясе вәкилләре, шул исәптән, Үзәк җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясенең Глобаль экология мәсьәләләре буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков та катнашты. Евразия интеграциясе фәнни үзәге 2013 елда Россия Президенты администрациясе ярдәме белән Евразия интеграциясен үстерүгә юнәлдерелгән дисциплинарара тикшеренүләр үткәрү, тәкъдимнәр һәм чаралар эшләү өчен оештырылды. Бүгенге очрашуның темасы – Татарстан Республикасының экология һәм гуманитар юнәлешләрдә Евразия интеграциясе өлкәсендә катнашуы һәм мөмкинлекләре.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар башта Евразия интеграциясе мәсьәләләре турында фикер алышты. Бүгенге көндә Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлеше «Яшел Евразия» программасы белән бәйле, аның максаты – Евразия икътисади берлегенең Бердәм экология һәм климат сәясәтен эшләүгә ярдәм итү, барлыкка килгән экологик зыянны бетерү, икътисадны экологияләштерү, климат үзгәрешләренә җайлаштыру буенча чаралар эшләү. Эш Россия Фәннәр академиясе Фәнни советының глобаль экология мәсьәләләре буенча фәнни-методик җитәкчелеге белән берлектә алып барыла. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар федераль фәнни-техник программага кертү өчен инициативалы Татарстан Республикасы проектлары, шулай ук комплекслы фәнни-техник программага гариза бирү тәртибе белән кызыксынды. Аерым алганда, Татарстан Республикасыннан федераль фәнни-техник программада ике проект тәкъдим ителгән: «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» һәм «Татарстан Республикасы территориясенең секвестрация потенциалын исәпләү өчен картография нигезен эшләү».
Россия Фәннәр академиясенең Институтлар консорциумы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә эшләгән «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» проекты һаваны чистарту, газ калдыкларын утильләштерү һәм декарбонизацияләү, табигый һәм агынты суларны чистарту, каты калдыкларны утильләштерү һәм туфракны чистарту өлкәсендәге фәнни технологик эшләр комплексын үз эченә ала.
Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе эшләгән углерод нейтральлеге һәм декарбонизация юнәлеше буенча әзерләнгән икенче проект «Татарстан Республикасы территориясенең секвестиция потенциалын исәпләү өчен картография нигезен эшләү» дип атала. Аны гамәлгә ашыру барышында табигый һәм антропоген үзгәртелгән экология системасы төрләрен чагылдыручы цифрлы карта барлыкка киләчәк. Ул аларның парник газларын йоту яки бүлеп чыгаруына бәйле булачак. Хәзерге вакытта углерод нейтральлеге глобаль тренд булып исәпләнә, ә ESG-күрсәткеч нәкъ тә менә көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре буенча актуальләшә бара. Углерод берәмлекләре әйләнеше буенча Россия базары да үсеш ала.
Түгәрәк өстәлдә чыгыш ясап, Александр Шадриков бу һәм башка проектлар турында сөйләде һәм: «Бүгенге көндә барлык эшләнгән проектларның да федераль дәрәҗәдә хуплануы һәм гамәлгә ашырылуы мөһим. Алга таба без уртак көч ярдәмендә фәнни җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтербез дип ышанам. Экология булсынмы, яисә икътисад булсынмы, барлык өлкәләрдә дә фән белән мөнәсәбәткә керү мөһим. Мондый симбиоз булганда гына без тагын бик күп проектларны гамәлгә ашыра алабыз, шул исәптән, бу фәнни ярдәмнән башка бурычларны хәл итү мөмкин түгел булмаган глобаль мәсьәләләрне хәл иткәндә дә актуаль».
Бүген Россия Президенты Владимир Путин 29 май көнен Евразия икътисади берлеге көне дип игълан итү инициативасын хуплады. «Без 29 майны Евразия берлеге көне дип игълан итү турында әзерләнгән карарны тулысынча хуплыйбыз. Шулай итеп, календарьда безнең халыкларны берләштерә торган һәм Евразия икътисады берлеге дәүләтләренең интеграцияле төзелешенә карата гомуми тугрылыгын символлаштыра торган яңа истәлекле дата барлыкка киләчәк», - дип билгеләп үтте дәүләт җитәкчесе.