«Вода.Online» 3.0 студентлар экология квестына катнашучыларны теркәү башланды, ул Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Проектны Су ресурсларының федераль агентлыгы уздыра.
Быелгы онлайн-квест су эзен киметү, суны рациональ һәм саксыз куллануны булдырмау мәсьәләләренә багышланган. Россиянең уку йортларында белем алучы 15-30 яшьлек студентлар интеллектуаль уенда үз белемнәрен тикшерә ала. Квест кысаларында биремнәр 2022 елның 24 июненә кадәр башкарылырга мөмкин. «Вода.Online» 3.0 катнашучылар үзеңнең «сулы эз»еңне киметү һәм экологик тормыш рәвеше алып бару серләренә төшенәчәк.
Моннан тыш, оештыручылар һәм патнерлардан кыйммәтле бүләкләргә ия булу мөмкинлеге дә каралган. Тулырак белешмәләр экология квесты сайтында урнаштырылган: https://водныйквест.рф/