Александр Шадриков бүген 60 көн дәвам иткән чисталык экология марафонына йомгак ясады

2022 елның 28 мае, шимбә

Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә Александр Шадриков Татарстан Республикасы Президентына санитария-экология икеайлыгы нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, ул беренче апрельдә башланып киткән иде һәм ике ай дәвамында республикада яшәүчеләр, муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшендә актив катнашты. 

Беренче көннәрдән үк шәһәрләрдә, районнарда һәм бистәләрдә күпсанлы табигатьне саклау акцияләре, массакүләм өмәләр, экология дәресләре үткәрелде.

Икеайлык кысаларында үткәрелгән чараларда барлыгы 755 мең кеше катнашты. Бу эшкә 19 меңнән артык техника җәлеп ителде. 

Полигоннарга 510 мең кубометр чүп (509 741) чыгарылды, бу  чүп төягән 34 мең КАМАЗ дигән сүз. 

Муниципалитетлар 760 меңнән артык, ә предприятие һәм оешмалар 540 меңгә якын  агач һәм куак утыртты. 

Санитария марафонының экваторы республика өмәсе белән билгеләп үтелде. Апрель ахырында ул барлык шәһәр һәм районнарда да узды. 41 мең кубометрдан артык чүп җыелды, бу эштә 253 мең кеше катнашты. Экология һәм табигать ресурслары министры республика халкына мондый активлык өчен рәхмәт белдерде: «Татарстанлылар, гадәттәгечә, өмәгә чыгу турындагы тәкъдимгә актив рәвештә җавап бирде. Барыгызга да ярдәмегез һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт!» 

Татарстан  традицион рәвештә «Экология» илкүләм проекты кысаларында узучы «Россия суы» бөтенроссия акциясендә актив катнаша.  Шулар арасында Идел көненә багышланган акция аеруча игътибарга лаек. Чаралар бер үк вакытта Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Самарада узды. Казан бу акциядә катнашучылар саны буенча беренче урынны алды. Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан ел нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып билгеләнгән иде. 

Табигатьне саклау өлкәсендәге хокук бозулар турында хәбәр итеп тә татарстанлылар активлык күрсәтте. 

Ике ай эчендә барлык элемтә каналлары буенча 3,5 меңгә якын хәбәр килде (3 455). Хәбәрләрнең күбесе «Чүплек» категориясенә карый.

Әйтик, «Халык контроле» аша гына да санкцияләнмәгән чүплекләр турында 654 татарстанлы хәбәр җибәргән.  

30 муниципаль районда мондый мәсьәләләр үз вакытында хәл ителсә, 15 районда бүгенге көндә дә хәл ителмәгән шикаятьләр бар. Экология һәм табигать ресурслары министры мәсьәләләрне еллар дәвамында хәл итми торган шәһәрләрне билгеләп үтте һәм шундый «озын гомерле» чүплекләрне бетерүгә игътибар юнәлтергә кушты. 

«Мондый тискәре мисаллар игътибарсыз калыр дип өметләнергә кирәкми. Исегезгә төшерәм, безнең инспекторларга волонтерлар да кушылачак, алар арасында мәктәп укучылары да – әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган экология сакчылары да бар. Экология мәсьәләләренә битараф булмаган буын үсеп килә һәм алар нәрсәнең «яхшы» һәм нәрсәнең «начар» икәнлеген белә. Моны «Мәктәп экопатруле» бәйгесе дәлилли. Быелга нәтиҗәләр ясасак, балаларның аеруча да актив булуын ассызыклап китү кирәк. Апрель башыннан алардан 2,5 меңгә якын хәбәр килде, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.  

Экология һәм табтигать ресурслары министры халык ярдәме белән бу икеайлыкның тискәре геройларын да атады. 

Казан халкы берничә тапкыр специфик истән һәм башкала юлларының пычрануыннан зарланды. Ачыкланганча, «AB InBEV Efes» АҖ Сыра кайнату компаниясенең Казан филиалына хезмәт күрсәтүче транспорт компаниясе чи бөртекләрнең калдыкларын ташу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, алар юл өслегенә түгелгән.

Җинаять эше кузгатылган тагын бер тискәре мисал Ютазы районының Екатериновка авылында агулы матдәләрне ташлау һәм җитештерү калдыкларын күмү белән бәйле. Бу уңайдан, әлеге районның Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе карары нигезендә, әлеге кишәрлекне кичекмәстән грунтны казып рекультивацияләү, алга таба калдыкларны утильләштерү турында карар кабул ителде.

 Ә Совет районы территориясендә күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җирләрдә каты коммуналь калдыкларны рөхсәтсез ташлау факты ачыкланды. Бу очрак, югарыда әйтелгәннәре кебек үк, массакүләм мәгълүмат чараларында да чагылыш тапты. Министрлык әлеге факт буенча хокук саклау органнарына хатлар җибәрде. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян 137 млн. сумга җитә дип исәпләнә. 

Икеайлык чорындагы күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республика буенча барлыгы 7 044 закон бозу очрагы ачыкланган, 3 348 закон бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

Рөхсәтсез калдыклар ташланган 3 888 урын бетерелгән, бу 85% тигез дигән сүз. 

Экология һәм табигать ресурслары министры Россия тимер юллары белән берлектә үткәргән рейдлар һәм авиаочышлар турында да сөйләде. 

Чыгышының ахырында Александр Шадриков массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде. Журналистлар Министрлык инспекторлары белән оператив рәвештә урынга барып, хокук бозуларны теркәде. Ике ай эчендә 420 мәкалә басылып чыккан, 40 сюжет дөнья күргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International