Экология – белемнәрне арттыра. Министрлык инспекторлары районнарда экология дәресләре үткәрде

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама районының 27нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде, анда безнең полосада нинди агач һәм куакларның үсүен күрсәттеләр һәм шуның турында сөйләделәр.

Түбән Кама районының 21-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына экологлар табигатьтә су әйләнешенең ничек баруын күрсәтте.

Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанның 171-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Кызыл китап» белән таныштырды. Аларга үсемлекләрнең юкка чыккан төрләре турында сөйләделәр, ә балалар, үз чиратында, бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләүләрен күрсәтте.

Төньяк территориаль идарә инспекторлары «Эковесна 2022»  республика акциясе һәм «Эколята-дошколята» һәм «Молодые защитники Природы» социаль-белем бирү проектлары кысаларында, Кукмара районының «Ромашка» балалар бакчасында экология бәйрәме оештырды. Ә бераз соңрак әлеге балалар бакчасында эшләүчеләр балаларга экология законнарын белү буенча шәхси үрнәк күрсәтте, аларның ни өчен кирәк булуын аңлатты. «Чиста уеннар» экология квестында әлеге балалар бакчасы коллективы командасы районның 30 командасы арасында өченче урынны алды.

Белешмә өчен: «Чиста уеннар»да яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары уздырыла. Анда катнашучылар чүп җыю һәм аны сортларга аеру буенча ярыша, интерактив тукталышларда була һәм бүләкләр ота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International