Әлеге көрәштә өч номинациягә бүлеп иң актив районнар билгеләнде.
- «Шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар» номинациясендә өченче урынны Биектау районы алды.
Икенче урында – Балтач районы.
Әлеге төркемдә Апас районы иң яхшысы булып танылды.
«Шәһәр статусына ия булган муниципаль районнар» категориясендә өченче урын Кукмара районына бирелде.
Икенче урында – Минзәлә районы.
Беренче урында Әлмәт районы калды.
«Шәһәр округлары» категориясендә икенче урын Чаллы шәһәренә бирелде.
Шәһәр округлары категориясендә Казан иң яхшысы дип табылды.