ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары халыктан килгән шикаятьләр буенча кабат Зеленодольск районына барды.  

Әйләнә-тирә мохитне саклауда хәзерге заман кешесенең роле нидән гыйбарәт, табигатькә йогынтыны киметү һәм экологик эзне мөмкин кадәр азайту өчен дәүләт нәрсә эшли – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский бу һәм башкалар турында «Табигать белән гармониядә» палаткалы лагерендәге балалар белән сөйләште.

Иртәгә 19:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасында урнашкан сәхнә-подиумда Мәскәү дәүләт университеты ботаника бакчасының ландшафт архитекторы Артем Паршин лекция уздырачак. «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең җиденче дәресе кысаларында, аның чыгышын тыңларга һәм дискуссиядә катнашырга мөмкин булачак.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанның Совет районында Комсомол күленең яр буе территориясен һәм төбен чистарту буенча акция узды. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды.

«Карасиха күлендәге су ал төскә керде» - әлеге хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Татарстанлыларның шикаяте буенча Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре тиз арада Васильево шәһәр тибындагы бистәсенә барды. Территорияне тикшергәндә, балыклар үлү очрагы ачыкланмаган, су өслегенең алсу төскә керү күренеше дә күзәтелмәгән.


29
июль, 2022 ел
җомга

Бүген без сезне Чаллы шәһәреннән булган Сыкриннар гаиләсе белән таныштырачакбыз. Алексей һәм Ксения үз шәһәрләрендәге экология яшьләр оешмаларының берсендә – Табигатьне саклау дружинасы составында тора, алар шунда ук таныша да. Бергә экология форумнарында булалар, табигатьне саклау акцияләре оештыралар, өмәләрдә катнашалар һәм агачлар утырталар.

Чистайдагы экология мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташлау урыннарын ачыклый. Көнкүреш биналарыннан чыккан чүпләр һәм  автомобильнең искергән шиннарыннан торган чүплекнең мәйданы 200 кв.м.,  күләме 34 куб.м җиткән.

«Арктика. Боз кузгалды» бөтенроссия форум-фестивале Коми Республикасының Усинск шәһәрендә 16-18 август көннәрендә узачак. Фестиваль Россиянең төрле төбәкләреннән килгән талантлы, актив яшьләрне, экология волонтерларын һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларында белем алучыларны берләштерәчәк.


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 27 июлендә җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Татарстан Республикасының I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар барлыкка китерүчеләр өчен I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмати системасында эшләү буенча консультация-демонстрация семинары оештырылды.

Исегезгә төшерәбез,ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районының Кече Кабан авылындагы Үзәк урамда урнашкан контейнерлар мәйданчыгының чүп белән тулуы турында  күпсанлы хәбәрләр килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International