Экологлар Зеленодольск районында яшәүчеләрнең шикаятенә җавап бирде

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

«Карасиха күлендәге су ал төскә керде» - әлеге хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Татарстанлыларның шикаяте буенча Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре тиз арада Васильево шәһәр тибындагы бистәсенә барды. Территорияне тикшергәндә, балыклар үлү очрагы ачыкланмаган, су өслегенең алсу төскә керү күренеше дә күзәтелмәгән.

Экологлар су пробаларын алды. Анализ нәтиҗәләре 10 көн эчендә билгеле булачак, шуннан соң административ чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International