Федераль дәүләт мәгълүмати системасында эшләү буенча белем бирү семинары үткәрелде

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 27 июлендә җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Татарстан Республикасының I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар барлыкка китерүчеләр өчен I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмати системасында эшләү буенча консультация-демонстрация семинары оештырылды. Вебинарны «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятие вәкилләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инициативасы белән онлайн режимда үткәрде. Белгечләр системада ничек теркәлергә һәм моның өчен нинди мәгълүмат кирәк булачагы турында сөйләде, шулай ук әлеге системаның эш принцибын аңлатты.

Чараның видеоязмасын 2022 елның 3 августына кадәр түбәндәге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: https://file.tatar.ru/s/rgHEJ3A5tSyEAzX

Министрлыкның I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар барлыкка китерүче ТР башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, оешма һәм предприятиеләре өчен мәгълүмат бирү буенча үткәргән эше нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмати системасында 464 кулланучы процедураны тулысынча үтте, ә 771 кулланучының эше «каралама» статусында тора. Бу юнәлеш буенча эш дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International