Экологлар янә Зеленодольск районындагы «алсуланган» күлдән су пробалары алды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары халыктан килгән шикаятьләр буенча кабат Зеленодольск районына барды.  

Исегезгә төшерәбез, көндез экологлар Зеленодольск районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә булган иде инде. Тикшерү вакытында балыкларның үлү очрагы һәм су өслегенең алсу төскә керү күренеше күзәтелмәгән иде. Ул вакытта белгечләр су пробаларын алды. Су анализының нәтиҗәләре әзерләнә.

Бу юлы, социаль челтәрләрдә авторның Карасиха күленә «химиянең күпләп ташлануын» күздә тоткан видеосы барлыккак килде. Бүген гариза бирүче,  ягъни әлеге видеоның авторы белән бергә экологлар янә Васильево бистәсенә чыкты. Лаборатория хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүче күрсәткән урыннан су пробасын алды. Видеода күрсәтелгән су өслегендәге алсу төсмер шулай ук күзәтелмәгән.  Әлеге территориягә караган тирәлекне мониторинглау барышында, су агынтыларын сулыкка агызуны тәэмин итү максатларында кулланыла дип фаразланган торба табылган. Тикшерү вакытында торбадан берни дә акмаган. Зеленодольск районы башкарма комитеты адресына су бүлү челтәрләренең баланста тотучысы турында белешмәләр бирү буенча запрос җибәреләчәк. Пробаларны анализлау һәм агынты суларны чыгаручыны билгеләү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International