«Арктика. Боз кузгалды» бөтенроссия форум-фестивале Коми Республикасының Усинск шәһәрендә 16-18 август көннәрендә узачак. Фестиваль Россиянең төрле төбәкләреннән килгән талантлы, актив яшьләрне, экология волонтерларын һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларында белем алучыларны берләштерәчәк. Татарстан Республикасыннан форумда «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары Алинә Кабатьева һәм Гүзәл Кадыйровалар катнашачак.
Форум-фестиваль программасы волонтерлар өчен булган экология куркынычсызлыгы буенча тренинглар һәм мастер-класслар үткәрүне, хакимият органнарыннан, иҗтимагый оешмалардан, җаваплы эшкуарлыктан, күзәтчелек органнарыннан, Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы һәм белем бирү оешмаларыннан килгән спикерлар чыгышын үз эченә ала. Программада шулай ук Коми Республикасының истәлекле урыннары буенча экскурсияләр, командада эшләү күнекмәләрен үстерү һәм алган белемнәрне гамәлдә кулланып карау каралган. Экология форумында катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклау буенча яңа белем һәм тәҗрибәләргә ия булачак.
Чара Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Росконгресс фонды, Дәүләт Думасы һәм РФ Федерация Советы ярдәмендә үткәрелә.