ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

9 километр, 29 сынау, 30 градустан югарырак эсселек тә Казанда «Геройлар узышы»на киртә була алмады. Анда 3 меңнән артык кеше катнашты. Быел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы да үзенең ныклыгын тикшерергә карар итте.

Россия экология операторы «Яшел премия-2022» гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Чараны оештыручылар аңлы куллануны популярлаштыру һәм каты коммуналь калдыклар белән дөрес эш итү өлкәсендә иң яхшы проектларны сайлап алачак.


5
август, 2022 ел
җомга

Август аенда «Экология йөзләрдә» рубрикасында без Татарстан Республикасының атказанган экологлары турында сөйләячәкбез. Алар бөтен гомерен әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә багышлаган кешеләр. Һәм бу  геройларны сез белергә тиеш! Бүген безнең рубриканың герое - Әмир Җәббаров.

Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.

Асылъяр ур., 52 адресы буенча туңмый тораган  сыеклык җитештерү складында Казан янындагы бистәдә кабынган зур янгын чыгу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә.

2022 елның 24-25 августында Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Бергәлек» форумы узачак. Оештыручы булып Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы тора.


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә буенча Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш  вакытын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тәкъдим итте.

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә мәйданчыгында «Kazan Digital Week» халыкара форумы узачак. Ул базарның төп уенчыларын - инновацион проектларны, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертларны һәм аналитикларны, икътисадның әйдәп баручы тармаклары лидерларын, дәүләт хакимияте вәкилләрен үстерүче предприятиеләрне берләштерәчәк.


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Тәтеш районында мониторинг  барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Урюм авылында һәм Пролейкаша авылында көнкүреш, полиэтилен һәм агач калдыкларын рөхсәтсез ташлау урыннарын ачыклады. 

Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районының “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экодәрес үткәрде. Экологлар балаларга  ел фасыллары алмашынуның ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр һәм  табигатьнең сезонлы күренешләре белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International