50 артык кеше Комсомол күлен чистарту акциясендә катнашты

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанның Совет районында Комсомол күленең яр буе территориясен һәм төбен чистарту буенча акция узды. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды. Яр буе зонасын, капчыклар һәм перчаткалар белән коралланып, битараф булмаган кешеләр, волонтерлар һәм активистлар җыештырды, ә су төбен Татарстандагы Рус география җәмгыяте бүлекчәсе аквалангистлары чистартты.

Акциядә катнашучылар 2 куб.м. чүп җыйды, ә бу 2 чүп контейнеры, 20 капчыктан артык пыяла һәм 25 капчыктан артык көнкүреш калдыгы һәм пластик дигән сүз.  Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков сүзләренә караганда, җыелган  чүп арасында пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабалар, сок һәм салфетка савытлары еш очрый, ә су төбеннән дайверлар ике күзлек, шешәләр, кирпеч һәм берничә тимер тапкан.

Киләсе экология акциясе 12 август көнне 10: 00 сәгатьтә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы Урман күлендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International