Бүген без сезне Чаллы шәһәреннән булган Сыкриннар гаиләсе белән таныштырачакбыз. Алексей һәм Ксения үз шәһәрләрендәге экология яшьләр оешмаларының берсендә – Табигатьне саклау дружинасы составында тора, алар шунда ук таныша да. Бергә экология форумнарында булалар, табигатьне саклау акцияләре оештыралар, өмәләрдә катнашалар һәм агачлар утырталар.
Хәзерге вакытта алар Дарья һәм Анастасия исемле ике кызның бәхетле әти-әнисе. Балаларда кече яшьтән табигатькә карата җаваплы караш формалаштыралар, чүпне аерып җыярга һәм калдыкларны икенчел файдаланырга өйрәтәләр. Гаилә инде күптән экологик яшәү рәвешенә күчә, супермаркетка бару өчен алар экологик капчыклардан файдалана, чистарту һәм юу өчен экологик чимал куллана. «Без күрсәткән үрнәкнең дусларыбыз һәм танышларыбызны да рухландыруы шатландыра. Хәзер алар да калдыкларны аерып җыя һәм эшкәртүгә тапшыра», - дип сөйли Ксения.
Ул үз гаиләсен генә түгел, Чаллы яшьләрен дә экологик тормыш рәвешенә рухландырырга тырыша. Ксения – экология хәрәкәте җитәкчесе. Ксения масштаблы өмәләр, плоггинг-узышлар, «Чиста уеннар» оештыра һәм иҗади экология бәйгеләре үткәрә. Ә кызлары Дарья әнисе юлыннан китә, хәзерге вакытта үз мәктәбендә экология дәресләре һәм шөгыльләре үткәрә. Дәресләрдән тыш, ул иҗади эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, Дарья экология роликлары төшерә. Аның эшләренең берсе «Эковесна 2020» кысаларында үткәрелгән видеороликлар бәйгесендә беренче урынны ала.