Экологлар кисәтүе буенча Чистайдагы чүплек тиз арада бетерелә

2022 елның 29 июле, җомга

Чистайдагы экология мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташлау урыннарын ачыклый. Көнкүреш биналарыннан чыккан чүпләр һәм  автомобильнең искергән шиннарыннан торган чүплекнең мәйданы 200 кв.м.,  күләме 34 куб.м җиткән.

Табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куйган зат адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитария-экология халәтенә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International