Кече Кабан авылында законсыз чүплек бетерелде

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез,ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районының Кече Кабан авылындагы Үзәк урамда урнашкан контейнерлар мәйданчыгының чүп белән тулуы турында  күпсанлы хәбәрләр килгән иде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, хокук бозу очракларын бетерү буенча, Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитеты адресына дәгъва юллады. Бүген чүплек бетерелгән, территория тиешле санитария-экология халәтенә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International