Әйләнә-тирә мохитне саклауда хәзерге заман кешесенең роле нидән гыйбарәт, табигатькә йогынтыны киметү һәм экологик эзне мөмкин кадәр азайту өчен дәүләт нәрсә эшли – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский бу һәм башкалар турында «Табигать белән гармониядә» палаткалы лагерендәге балалар белән сөйләште. Шулай ук ул укучыларны «Мәктәп экопатруле» бәйгесендә активрак катнашырга, кулланылган батарейкаларны башка чүпләр белән бергә ташламаска һәм өмәләрдә катнашырга чакырды.
Чара ахырында балалар алган белемнәрен калдыкларны аерып җыю буенча булган мастер-класста ныгытты. Балалар нинди материалдан флис кофта ясап булуын, теш щеткаларыннан нәрсә ясап булганлыгын һәм теге яки бу калдыкның күпме вакыт дәвамында таркалуын белде.
Балалар мондый чараларның үзләре өчен бик файдалы булуын һәм өмәләрдә теләп катнашуларын билгеләп үтте.