Иртәгә 19:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасында урнашкан сәхнә-подиумда Мәскәү дәүләт университеты ботаника бакчасының ландшафт архитекторы Артем Паршин лекция уздырачак. «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең җиденче дәресе кысаларында, аның чыгышын тыңларга һәм дискуссиядә катнашырга мөмкин булачак.
Спикер өч йөз еллык тарихы булган Даруханә бакчасы мисалында табигать киңлекләренә заманча экология тәҗрибәләрен ничек кертү, шулай ук шәһәрләрдә елгаларны үстерү программаларының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләячәк.
Чыгыштан соң су менеджментының шәһәр тирәлеген җанландыру мөмкинлеге турында дискуссия башланачак. Татарстанда шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина һәм Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова да белгеч белән әңгәмәгә кушылачак.
Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк https://forms.gle/DUnNd66PgNeFRoCZ9. Керү ирекле, урыннар саны чикләнгән.
Үткәрелү урыны һава торышына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Яңалыклар түбәндәге сылтама буенча хәбәр ителәчәк: https://t.me/kazanka_tatar.
Исегезгә төшерәбез, 14 августка кадәр Казанда «Шәһәрле-галим» дип аталган гамәли дәресләр һәм ачык очрашулар узачак. Казансу елгасының үсеш стратегиясе командасы Казан шәһәре башкарма комитеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Казан федераль университеты һәм «Другое дело» платформасы белән берлектә проектны оештыручылар булып санала.