2022 елның 24-25 августында Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Бергәлек» форумы узачак. Оештыручы булып Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы тора.
Быелгы өченче форумның темасы - «Россия: мәдәниятләрнең күптөрлелеге, гражданнарның бердәмлеге». Программада секция дискуссияләре һәм проект сессияләре, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар, питчинг-сессияләр, тренинглар һәм эшлекле киңәшмәләр.
Катнашуга коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, гражданлык активистлары, иреклеләр, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар һәм илнең актив үзгәрүендә катнашырга теләүчеләр чакырыла.
Катнашучыларны теркәү https://www.oprf.ru/forum/64 сылтамасы буенча.
РФ Иҗтимагый палатасы «Бергәлек» форумын 2015 елдан бирле ел саен үткәрә. Бу гражданнар активистлары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре һәм социаль юнәлешле эш белән шөгыльләнергә әзер булган битараф булмаган кешеләр өчен ачык эш мәйданчыгы. Форумның бурычы - гражданнар активлыгының иң яхшы төбәк һәм федераль практикаларын ачыклау, фикердәшләрне берләштерү, регионнарда гражданнар җәмгыяте үсешенә этәргеч бирү.