Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районының “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экодәрес үткәрде. Экологлар балаларга ел фасыллары алмашынуның ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр һәм табигатьнең сезонлы күренешләре белән таныштырдылар. Балалар кызыклы викториналарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, иҗади биремнәр башкардылар, ә дәрес ахырында нәниләр шигырьләр сөйләделәр, һава торышы турында җырлар җырладылар. Иң актив катнашкан балаларга махсус экологик буяулар бүләк иттеләр.
«Дәреснең мондый форматы, танып белү сәләтен үстерү ысуллары һәм алымнары балаларда әйләнә-тирә мохиткә кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә», - дип билгелиләр министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белгечләре.