Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә мәйданчыгында «Kazan Digital Week» халыкара форумы узачак. Ул базарның төп уенчыларын - инновацион проектларны, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертларны һәм аналитикларны, икътисадның әйдәп баручы тармаклары лидерларын, дәүләт хакимияте вәкилләрен үстерүче предприятиеләрне берләштерәчәк.
Форумның төп тематик юнәлешләре:
- «Интеллектуаль транспорт системалары»;
- «Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
- «4.0 цифрлы индустрия»;
- «Финтех экосистемасы»;
- «Киберкуркынычсызлык»;
- «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;
- «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
- «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
- «Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
- «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».
Форум цифрлаштыруның инновацион эффектын билгели торган фәнни тикшеренүләрнең, идарә итү, технологик, инженерлык һәм коммерция практикаларының актуаль юнәлешләре, сессияләрдә турыдан-туры аралашуда, дәүләт хакимияте вәкилләре, фәнни-инженерлык өлкәсе һәм бизнес экспертлары, цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм продуктлар Россия һәм евроазия базарлары форвардлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә.
Форум кысаларында күргәзмә, тематик секцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар узачак.
Исегезгә төшерәбез, спикерларның тезислары 2022 елның 15 августына кадәр.
Тулырак мәгълүматны https://kazandigitalweek.com/publication.php. Сылтамасыннан ала аласыз.