«Яшел премия-2022» гаризалар кабул ителә башлаган

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Россия экология операторы «Яшел премия-2022» гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Чараны оештыручылар аңлы куллануны популярлаштыру һәм каты коммуналь калдыклар белән дөрес эш итү өлкәсендә иң яхшы проектларны сайлап алачак. Быел катнашучылар өчен сайлап алу этабы оештырылачак. Һәр номинациядә өч проект сайлап алыначак. Катнашучылар үз проектларына экспертиза, шулай ук бу көздә узачак Россия экологик атнасы кысаларында аларны тәкъдим итү хокукы алачак. Моннан тыш, катнашучылар үз проектларын үстерү өчен грантларга дәгъва итә алалар.

Барлыгы алты номинация тәкъдим ителде: «Иҗтимагый проектлар», «Корпоратив проектлар», «Белем бирү проектлары», «Агарту проектлары», «Технологик һәм цифрлы проектлар» һәм «Россия төбәкләре». «Яшел премия»дә физик һәм юридик затлар катнаша ала. Гаризаны җәй ахырына кадәр тапшырырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат РЭОның рәсми сайтында урнаштырылган: https://award.reo.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International