Август аенда «Экология йөзләрдә» рубрикасында без Татарстан Республикасының атказанган экологлары турында сөйләячәкбез. Бүген безнең герой - Әмир Җәббаров

2022 елның 5 августы, җомга

Август аенда «Экология йөзләрдә» рубрикасында без Татарстан Республикасының атказанган экологлары турында сөйләячәкбез. Алар бөтен гомерен әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә багышлаган кешеләр. Һәм бу  геройларны сез белергә тиеш! Бүген безнең рубриканың герое - Әмир Җәббаров.

Әмир Әнвәр улы Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтының зооинженерлык факультетын тәмамлагач ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына эшләргә килгән. 30 елдан артык инде ул безнең министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсендә экологик мәсьәләләрне хәл итәргә булыша һәм көн саен табигатьтән файдаланучыларга консультацияләр бирә. Аның төп девизы: «Экология-һәрберебезнең эше!».

Әмир Әнвәр улы күпьеллык тәҗрибәсе һәм эш стажы булганда, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый, һөнәри дәрәҗәсен, квалификацияләрен даими күтәрә. «Белемле, компетентлы һәм үз эшенә бик бирелгән», - диләр аның турында хезмәттәшләре. 2011 елда Әмир Әнвәр улына «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелде. Бәхетле әти, яраткан бабай һәм  безнең атказанган эколог үсеп килүче буынга бу дөньяга ярату, сакчыл караш тәрбияли һәм барысын да үзебездән соң нинди эз калдырырбыз дип уйланырга  чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International